#әниләрмарафоны
Тугыз ай йөрәк астында йөртеп, авырлык белән дөньга китергән ӘНИ кешегә күпме генә рәхмәт сүзе яудырсам да, күпме генә изгелекләр эшләсәм дә бик аз. Нинди юллар аша үтеп өч баланы укытып, кеше иткәнен үзебез әни булгач кына аңладык. Бирешмәгән, зарланмаган, сыгылмаган. Мондый сыйфат бары- ӘНИ дә генә. Өч кыз баласы, биш оныгы, дүрт оныкчы бар безнең әниебезнең. Без иң бәхетле кыз балалар. Әтиебез гүр иясе булса да әниебез Спасс районы “Чәчәкле “ авылында гомер итә. Кайткан саен тәмле ризыклары белән сыйлый, төпле киңәшләрен бирә. Биш тапкыр намазан калдырмый, тирә- күршеләргә, туган - тумачаларга АК ӘБИ булып яши бирә. Догалар укып оныкларын , сорап килүчеләрне “ошкереп” шифасын алалар. Кош- кортлар да асырый. Барыбыз да бергә жыелганда без бик күп булабыз. Әниебез исән сау булган да нигез яшәр, чәчәк атар. Жәннәт - әниләрнең аяк астында диләр өлкән буын.Әниләребезне озак кадерләп, рәнжетми яшәсәк ярар иде әле. Әниләрне исән чакта кадерлик!!!
Гөлшат апа Зәйнашева жырын мәктәптә укыган чакта аңламый гына жырлый идек. Үзебез әни, дәү әни булгач жырдагы сүзләр бик тирән мәгьнә аңлатканын аңладым.
Бер кыз бала җыр чыгарган,
Багышлап әнисенә.
Икәү бергә җырлыйк диеп,
Өйрәткән энесенә:
Кояш, кояш мәңге балкый,
Мәңге нур сибә.
Кояш гомере телим
Мин, әнием, сиңа!
Җырны чишмәләр ишеткән,
Кошлар отып алганнар.
Сандугачлар һәм тургайлар
Матур көйгә салганнар:
Кушыл син дә, җырлыйк бергә,
Яңа матур җыр тусын.
Җирдә әниләр кояштай
Озын гомерле булсын!
Әнием сина нәкь жырдагыча кояштай озын гомер, бәхетле картлык, саулык - сәламәтлек телим. Без синең кызларың булганга горурланабыз, бик рәхмәтлебез .