#әниләрмарафоны
Тәрбия эше бала бишектә вакытта ук башлана һәм мәктәпкә кергәнче үк баланың холкы, гадәтләре , мөнәсәбәтләре формалашкан була.Күзәтүләр һәм тикшеренүләр күрсәткәнчә, тормыш өчен мөһим хисләр 5 яшь тулганчы формалаша. Шушы чордагы дөрес тәрбия шәхесне формалаштыручы күп сыйфатларны ачарга, аларга ижади үсеш бирергә ярдәм итә. Ә тәрбиянең нигезендә әлбәттә, аралашу чарасы буларак туган тел ята.Милли узаң формалаштыруда туган телнең әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Чөнки тел - халык байлыгы ул. Милләтне милләт итеп санарга хокук биргән бердәнбер шарт- ул тел мәсьәләсе. Милли узаң үсешенең нигезе нәкь менә ана теле икәнлеге күптән расланган. Димәк, баланың үз ана телен үзләштерүе һәм аны актив куллануы, шул телдә тәрбия һәм белем алуы аның һәрьяклы усеше өчен уңай шарт булып тора. Милли телле мохит булдыру бигрәк тә гаиләдә бала тәрбияләүдә әһәмиятле. Балаларга “ тел ачкычы” бирүне ата - ана үзе башкара. Балага матур , мәгьнәле исем бирү, үз телеңдә аралашу - болар барсы да гаиләдән башлана.
Ата - бабаларыбыз күп гасырлар дәвамында инсафлылык, гаделлек, шәфкатьлелек тәрбияләү буенча гаять бай тәжрибә туплаганнар. Элек без аларга дини хорафатлар дип кенә карый идек.
Чынлыкта исә һәркайсының төбендә тәрбия элементлары яткан. Бабай сүзләре колак та хаман да яңгырый. Мәсәлән, өстәл янында аягың селкеп утырсаң, шайтан чакырма, дип кисәтү ясады. Теләр - теләмәс кенә ашасаң, тәлинкәдә аш калдырма , бәхетең югалыр , диде; битең юмаган булса, битең - кулың сабын белән ю, пәри килеп оялар, дип әйтә иде. Шулай итеп , әдәплелекнең иң гади кагыйдәләрен мисаллар аша, мифик образлар ярдәмендә өйрәткәннәр. Күренгәнчә, балаларга үгет - нәсихәт сөйләп ялыктырмаганнар. Кыска гына мисалда әхлак кагыйдәсе аңлатылган.
Безнең гаиләдә тел, чисталык, әдәплелек, ярдәм - беренче урында тора. Бу сыйфатларга ия булсаң бервакытта да югалмассың һәм югалмадык та. Эшем дә мин бер үзем татар кешесе. Хезмәттәшләрем белән татарча сөйләшәм, үземне аңлап рус телендә жавап бирәләр, өйрәнеп тә беттеләр.
Мәктәптә укыган вакытта кызым
“мама” дигән иде, мин сиңа нинди “ мама” булыйм, мин “әни”, киемнәреңне ал да, күрше Надя апаңа кереп яшә - дигән идем . Бу хәлне кызым әлегә кадәр искә төшерә, үзе әни булса да. Оныгыма килгәндә минем белән рус телендә сөйләшә башласа, мин сине аңламыйм бит балам- дип хәйләләп елмаям . Мунчада юынып чыкканда “Биссмилла “ әйтеп коендырам. Оныткан чагында “дәү әни, без биссмилла әйтмәдек”-дип кисәтә. Әтисе белән ял көннәрендә, дин бәйрәмнәрендә мәчеткә йөри. Күңеленә милли тәрбия орлыклары салганмын дип уйлыйм. Әмма киләчәк язмышлары өчен бик нык борчылам. Яшьтән күңелләренә сеңдерә бару кирәк. Аларның киләчәге - безнең куллар да. Без ничек тәрбиялибез , үзебез нәрсә күрсәтәбез - алар шул юлдан китәрләр.
Флера Тарханованың түбәндәге шигырь юллары белән төгәллисе килә:
Милләтеңне , телең, денең сатсаң,
Бездә калыр бары таш исем.
Тарихлардан төшеп калмыйк, дисәң,
Бу дөньяда шундый итеп яшә-
Башка милләт сиңа хөрмәт белән
Бу - татар бит, диеп баш исен.