#әниләрмарафоны “Агачны яфрак бизи- кешене кием бизи” халык мәкале. Нинди генә матур, зәвыклы кием киеп , асылташлар таксаң да , күңелең саф , чиста, эчкерсез булмаса матур булып күренмәс ул. Кешенең эчке хәләте, күңеле чиста , булган очракта гына матур булып күренә. Кешегә елмаю -һәрвакыт матурлык өсти. Елмай кирәккә дә, елмай олыга да, кечегә дә. “Киемгә карап каршы алалар- акылга карап озаталар”. Әле акыллы булу да бик кирәк. Матурлык салоннарында акчаларын туздырып йөргән кешене бераз аңлап бетермим. Табигать - үзе матурлык салоны. Күбрәк саф һавада йөрү, үләннәрдән чәй эчү , дөрес туклану - болар барсы да матурлык серләре. Сезгә матурлык серләреннән берничә киңәш. Чәчләрегез матур булсын өчен атнага бер, күкәй сарысы белән юуу кирәк, кычыткан, ромашка төнәтмәсе белән чайкау да бик файдалы. Кыш көне үләннәр булмаса себерке суы, аш серкәсен кулланырга була. Чәчләр коелмасын дисәгез кер сабыны белән юуу кирәк. Мунчада битегезгә бал сылап куегыз. Жыерчыклар кимер. Кайнар мунчадан соң салкын су белән битегезне юуарга да онытмагыз. Ятар алдыннан тырнак төпләренә йод тидерсәң , тырнаклар нык була. Биткә үзем ясаган крем тидерәм дә массаж ясап алам. Аңа күп вакыт кирәкми. Кремны балавыздан ясым. 1/3 исәбеннән лампад мае белән эретеп сөзәм дә крем әзер. Биткә, үкчәләргә, пешкәнне дә тиз төзәтә. Исе дә юк, киемгә дә буялмый. Мунчага керер алдыннан маска ясым. 1 кашык хөрмә , 1 кашык бал, 1 күкәй сарысы. Бергә бутап пыяла савытка салып суыткычта саклыйм.Бер атнага миңа житә. Жәй көннәрендә бигрәк рәхәт. Бакчада жиләк -жимеш бик күп. Кайсы жимеш беренче пешә шунардан маска ясарга тотынам. Әллә нәрсәсе дә юк. Битеңә сыла да куй. Бервакыт йөрим шулай бакчада, газ тикшерергә керделәр. Абыйлар бер битемә, бер үземә карадылар. Дәшми тынмый гына карадылар, тикшерделәр . Алар чыгып киткәч кенә аңладым битемдә кура жиләгеннән маска икәнен. Мин дә онытканмын, алар да дәшмәде. Барысы да үзебездән тора. Кулдан килмәгән эш түгел. Матур булыйк, дөньяны, табигатьне, ходай биргән нихмәтләрне күрә, куллана белик , бер - беребезгә миһербанлы, шәфкатьле булыйк менә шунда гына без бәхетле һәм иң матуры була алабыз !!!! Нәкь жырдача : Булма матур , бул бәхетле. Бәхетле матур итә.

Теги других блогов: матурлык әниләрмарафоны кешен