#әниләрмарафоны
Бүгенге көнгә кадәр булган темалар арасыннан бүгенгесе минем өчен иң жаваплысы, дулкынландыргычы булды. Уй фикерләрем әллә кая алып китте... Язасы, әйтәсе сүзләрем дә бик күп кебек иде. Киләчәк буынга( оныгымны истә тотам)
бүгенге заман теләге актуаль була алырмы икән -дип куркып та куйдым. Аңа “колак “ салырлармы икән - дип борчылам.
“Оясын да нәрсә күрсә-очкынында шул булыр”- мәкаль зур мәгьнәгә ия. Болар барсы да бездән тора. Без ничек тәрбиялибез, шундый буын булачак. Моңа үгет нәхсият әйтеп кенә буын тәрбияләп булмый дип мин саныйм. Иң элек үзебездән башларга кирәк. Киләчәккә теләгән теләкләрне үзебез башкарырга тиеш. Балам ярдәмчел, игелекле бул - дип теләк теләп , үзең кеше рәнжетсәң, әти- әниеңә хөрмәт күрсәт- дисәм, үзем якыннарыма булышмасам, (бик куп тезеп китәргә була) киләчәк буынга хат яза алмас идем.
“Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” - дип теләк тели алмыйм, бүген үзем зират кылмасам.
Бүген үзем белән каберләрне жыештырырга, карарга, чәчәкләр утыртырга алып йөрү кирәк. Мәчеткә кереп кул күтәреп дога кылып чык. Өлкәннәргә ярдәм кулы сузган да аны да катнаштыр. Балалар -алар өлкәннәр эшен кабатлый, тиз отып кала. Шуның өчен хатка барыбыз да иң иң изге теләкләр телисебез килә. Кайсы әни, дәү әни , дәү әти булмасын баласына, оныгына начарлык тели? Үзең кем, нинди генә булуына карамастан. Агачта яфраклар төрле булган кебек, без кешеләр дә төрле бит, әмма киләчәк буынга бер теләк. Яхшы, тәртипле, итәгатьле, миһербанлы, шәфкатьле,кешелекле, игелекле, уңган, матур, сөйкемле бала булуын телибез. Бәлкем минем белән килешеп тә бетмәсләр. Без бит төрле.
Фәнис абый Яруллинның язып калдырган матур , мәгьнәле шигырьләрен куям. Киләчәк буынга хатны Фәнис абый шигырьләре аша юллыйм . Рәхмәт сезгә.
Тик игелек мәңгелек
Фәнис Яруллин
Ходай безне яраткан,
Төрле җиргә тараткан.
Акыл биргән, тел биргән,
Иман биргән, дин биргән.
Кояш биргән, Ай биргән,
Яшәр өчен җай биргән.
Җир дигән зур табынга
Нигъмәтләрен бай биргән.
Эшләр өчен кул биргән,
Сайлар өчен юл биргән.
Килгән кадәр кулыңнан
Яхшылыклар кыл, дигән.
Исеңдә тот шуны да -
Бу дөнья фани, дигән.
Тик игелек агачы
Һичкайчан аумый, дигән.
Сорау һәм җавап
Кабатлыйм бер сорауны
Өнемдә һәм төшемдә:
«Кеше булып яшәргә
Нәрсә кирәк кешегә?»
Диңгез әйтә:—Тирәнлек.
Урман әйтә:—Бердәмлек.
Таулар әйтә:—Горурлык.
Юллар әйтә:—Турылык.
Җир эндәшә: — Юмартлык.
Чык суы әйтә: — Сафлык.
Яшен әйтә: — Кыюлык.
Ипи әйтә:—Олылык.
— Гүзәллек,—диләр гөлләр.
— Иркенлек,—диләр җилләр.
— Нык канат,—ди бөркетләр.
— Биеклек,—диләр күкләр,
Һәм шушылар өстенә
Кирәк тагын иң элек,
Кешене кеше иткән
Бер нәрсә—Кешелеклелек.
* * *
Кая барма, юллар туры түгел,
Һәркайда да юллар бормалы:
Юл читендә көтеп тора сине
Тигәнәге яки сырланы.
Юк дип әйтмим туры, матур юллар
Гөлчәчәкләр белән уралган.
Тик алар да юл тузаны белән,
Төтен сөреме белән буялган.
Алданабыз бик еш кына шулай
Матур гөлне теләп өзәргә –
Кул тиюгә, матур чәчәкләрдән
Тузан тула безнең күзләргә.
Туры юллар гына илтми икән
Алга куйган олы максатка.
Дөрес юлга алып чыга кайчак
Үлән үскән тап-тар сукмак та.
Үз-үзеңә максат кую кирәк,
Кызганмаска кирәк үзеңне –
Мескенләнеп башың ию белән,
Күз яшьләре каплый күзеңне.
Соңгы көнең килеп җиткәндә дә,
Авыруларың асып иңеңә
Беркемне дә рәнҗетмичә генә
Күчен фәрештәләр иленә.
Алар синнән берни сорамаслар,
Ишеге ачылыр башка дөньяның.
Дөрес юлдан килгәнсең син, димәк,
Күңелеңдә булгач иманың.