#әниләрмарафоны
Иртән күземне ачуга ходайга рәхмәт укыйм. Бүгенге көнне миңа бүләк иткәнгә. Ике кулым эшли, аякларым йөри, күзләрем күрә, колакларым ишетә, мин сау - сәламәт кеше. Шатланып барырга яраткан эшем бар. Бер- беребезгә ярдәм кулы сузардай, көтеп торган хезмәттәшләрем бар. Мине, бүгенге көндә өмет иткән сабый балалар көтә. Алар белән көн үткәнен сизми дә каласың, балачакка кайтып “киләсең”.
Тема да бит “ Эшли дә бел “ - дип яңгырый. Әйе шул, эшне бар да эшли. Күңел биреп, чын йөрәгең белән , янып - көеп эшләүчеләр бик сирәктер. Миңа төрле буын кешеләре белән эшләргә туры килде. Үзем эшли башлаган чакларда, өлкән тәрбиячеләрдән һәрвакыт үрнәк алдым. Мин дә хәзер өлкән буын рәтенә бассамда яшьләргә үрнәк булырга тырышам. Көн үткәрү өчен генә килеп киткән кешене мин аңлый алмыйм. Эшеңне дә эшли белергә тиеш - дип уйлыйм. Бәлкем мин хаклы тугелдер. Әмма бу минем фикерем .
Аз гына вакытны да файдалы үткәрү бары тик үзеңнән тора. Кемгәдер ял -тик яту, кемдер яратканын эшен эшләп үзенә күңел тынычлыгы ала, ял итә. Минем ,гаиләм өчен ял - ул теләгән матур жирләрне күреп кайту.Фотосүрәттән аңларсыз без ничек ял иткәнне. Сезгәдә киңәш итәм.