#әниләрмарафоны Нәрсә ул - сәламәтлек? Сәламәтлек - ул кешенең рухи, физик, психологик һәм социаль сәләте генә түгел, авыру һәм физик кимчелекләрнең дә булмавы. “ Күлмәкне - яңа вакытта, сәламәтлекне- яшьтән саклагыз”- дип әти әйткәне хаман да колакта яңгырый. Сәламәтлек какшап авырып киткәч кенә сәламәтлекнең иң зур -байлык икәнен аңлый башлыйбыз. Кайвакытта иркәләнеп авырыйм - дип зарланырга яратабыз. Булган сәламәтлекне саклау - бары үзебездән тора. Шул вакыт физик кимчелекле кешене күреп оялып та куясың. Ул “яшим “- дип көч куйганын, рухи байлыгы бай булуын мең тапкыр раслый. Моңа минем тормыш иптәшем дәлил. Каратэ спорт төре белән шөгелләнеп кара билбау алды. Хәзер үзе балаларны өйрәтә. Сез аптырарсыз, ул бит аяксыз - дип . Аның күңел көче, рухы көчле. Ярышларда аның балалары алдынгы урыннар яулыйлар. Киләчәк буын тәрбияләүдә аныңда өлеше зур. Бер аяксыз булуына карамастан жәй көне (үзе ясаган) велосипедларда йөрибез, су коенабыз, урманда, экскурсиягә йөрергә, сәяхәт итәргә яратабыз, кыш көне (үзе ясаган) чаңгыда, тауда шуабыз. Һэр даим чаңгы ярышларында катнашып барабыз. Иптәшем республика күләм ярышларга да йөри. Үзебез белән “Верный” кушаматлы эт, оныкны да калдырганыбыз юк. Ялларга килгән кунакларны да үзебез белән урманга, чана, чаңгы шуарга алып чыгабыз. Моңа алар да күнделәр инде. Атнага бер мәртәбә бассейнга керу куелган тәртип. Дөрес тукланып, күбрәк саф һавада йөреп, бер беребезгә игьтибарлы, мәрхәмәтле булсак - үзе бер сәламәтлек, үзе бер байлык. Табигать “Анабыз “безгә бик мәрхәмәтле ,күрә белгән кешегә. Жәйләр житү белән күпме дару үләннәре үсә, жиләк жимешләр өлгерә. Вакытын да жыеп , киптереп куллана белсәң менә сиңа күпме файдалы, витаминнарга бай үләнле чәй. Бакчадагы карлыган, кура, жир, каен жиләкләренең яфракларын, урманнан мәтрүшкә жыеп киптерергә киңәш итәр идем. Вакытында каен, имән, юкә агачларыннан себеркеләр әзерерләсәң дә бик яхшы.Арасына тәмле мәтрүшкә кыстырып бәйләгән себерке белән мунчада иснәп утырсаң да никадәр тәнгә сихәт аласың!!! Мунчадан пешеп чыккач тәмләп үләнне, баллы , туңдырган жиләк- жимештә өстәп чәй эчеп куйсаң сәламәтлегең тагын да артып китә. Үз сәламәтлегебез үзебезнең кулда, саклый, ныгыта, арттыра белергә генә кирәк. Дөньяда иң кеченә бәхет - байлык, Иң зур бәхет - саулык!!!!

Теги других блогов: психология физик сәламәтлек