#әниләрмарафоны
Матур жәйләр житү белән Сабантуй бәйрәменә әзерләнәбез. Күлмәк сайлыйбыз, нәрсә алабыз бәйрәмдә, артислар кемнәр килер икән - болар барсы да бәйрәм мәшәкате. 15 ел элек без дә гаилә белән бәйрәмгә машина ( иптәшемнең бер аягы юк) белән киттек. Шаулап - гөрләп бәйрәм бара.Безнең бәйрәм “Рабига күле” янында бик матур урында була. Тау астында түгәрәк, бик тирән күл. Тау битендә, күл тирәли биек- биек наратлар, каеннар һавага тиеп тора диярсең, күл алдында уен мәйданчыклары. Мин өйдән самоварымны, тәмлүшәләремне алып тау битендәге ике каен арасына урнашам. Ел да бер урында булгач мине тиз табалар. Бу урыннан барлык уен мәйданнары да күренә. Мәйданчыклар матур итеп бизәлгән, күл өстендә шардан тутырылып ясалган аккошлар йөзә.
Бәйрәм бетүгә якынлаша. Иптәшемне югалттым. Берзаман күл өстенә күзем төште. Иптәшем йөзеп кереп аккошларның берсен алып чыгып килә. Бигрәк зур иде. Бала- чага чабыша башлады. Рәхәтләнеп тараттык, калганын машина башына бәйләп куйдык та кайтып киттек. Кайтыр юлыбыз энемнәр турыннан үтә. Аларга туктап аккош белән фотосүрәткә төштек. Аның малае Салават кечкенә , кызы Айгөл мәктәптә укый иде. Ул аккошны балалар бакчасына алып бардым мин. Рәхәтләнеп уйнадык балалар белән.
Пленкалы фотоаппарат иде әле ул вакытта.
Фотосүрәтләрне ясатып альбомнарга тезеп утыра идек. Кунаклар килгәч рәхәтләнеп карый, кызык вакытларны искә төшерә идек. Хәр фотосүрәтнең онытылмаслык тарихы бар. Бүген фотосүрәтләрне ясатып альбомга куялармы икән?