#әниләрмарафоны Теманың исемен укыгач әни пешергән “юка”, “ төш” ( төрле якта төрлечә әйтәләр) исе кереп борыннарны кытыклый.... Аның әллә нинди авырлыгы да юк , салкын сөткә аз гына тоз, сода , песок салып йомшак кына камыр ясыйсың. Кечкенә түгәрәкләр ясап камыр жәеп мичтә пешерәсең. Менә сина авыл “ юкасы”. Камырны трубка кебек жәеп , өскә, аска кисеп ваграк түгәрәкләргә кисеп табага тезеп чыгасыңда - монысы “ төш” була. Әниебез исән сау вакытта балачак хәтирәсен кайткан саен кабатлап торабыз. Әчегә куйган камырын күпме генә тырышсам да аның кебек камыр килеп чыкмый. Авылга кайткан саен әнидән камыр куйдырам да пакетларга тутырып алып киләм. Мин юлда килгәндә алар кабара тора. Өйгә кайткач эчлек әзерләп гаиләм яратып ашый торган өчпомаклар, борма, пәрәмәчләр пешерәм. Гаиләм яратып ашый торган ризыклардан тутырма, каклаган каз, чүлмәкләрдәге шулпа, токмач ашы ,кыстыбый. Тезеп китсәң бик куп булыр иде. ” Ризык пешергәндә күңелеңне салып пешерергә кирәк, шул вакытта ризык тәмле була, биссмилла әйтеп ашасаң тамагың туяр” - дип әбием әйтә иде. Хаклы булган икән. Хәр хатын - кыз һөнәр сайламаса да, укып диплом алмаса да гаиләсендә ул - пешекче. Бер - берсеннән рецеп алып, интернет челтәреннән килеп чыкканын язып куеп , эксперемент үткәреп гаиләсен сыйлый. Гаилә кабул итсә дусларны, туганнарны сыйлый. Моңа минем шигем юк.

Теги других блогов: әни пешә рецеп