#әниләрмарафоны Мин әби белән бабайлы йортта яшәмәсәм дә, әби белән бабайлы булдым. Әниемнең әнисе белән әтисе өстәге урамда, әнинең абыйсының гаиләсе белән яшәделәр. Көнгә бер яки ике менеп төшү бурыч булганмы, тиеш булганмы, белмим. Әбием менгән саен чәй куеп, коймак белән сыйлый иде. Бабам Хадиев Насыйбулла Хади улы Ленинград блокадасында катнашкан сугыш ветераны. Миңа 10 яшь булганда вафат булды. Бер истәлек искә төште әле. Безнең бабай бик тыныч, сабыр кеше иде. Нинди генә шук балалар булсак та кычкырып сүз әйткәнен хәтерләмим. Беренче тапкыр мине әрләгәне исемдә. Ул болай булды. .... Көз көне иде. Әти әни эштә, мин урамда уйнап йөрим. Миңа 5, 6 яшьләр тирәсе булгандыр .Әтинең энесе белән күрше абый машина белән кайтып туктадылар да мине чакырып үзләре белән машинага утыртып алып киттеләр. Авылдан 3 км ераклыкта Ульян өлкәсе башлана. Кечкенә генә халык телендә әйтелә торган “Пан” авылына бардык, аннан ераграк авылга киттек. Көн кичкә авышты, машина батты, купме генә чыгарга тырашса да машина бата гына барды. Мине абый жилкәсенә утыртып кечкенә генә өйгә кертте. Ул бер яклы өй, зур пич , ике тәрәзә арасында өстәл иде. Рус әбисе мине күргәч “батюшки “ дип ике кулын күтәреп бот чапты. Мине әбигә калдырып абый чыгып китте. Алар бәлкем машина чыгарырга теләгән булганнардыр. Әби нәрсә дә булса сораган булгандыр, аның бу “батюшки” сүзеннән башка сүз хәтерләмим. Мине ашатып, пич башында көнбагышлы зур капчыклар янына йокларга салды. Мин дә әти -әнине сорап еламаган. Ә авылда бар да эштән кайткач мин булмагач авыл белән төне буе мине эзләгәннәр. Кемдер ферма буенда күргән, кемдер су буенда. Эзләмәгән жир калмаган. Абый белән күрше абый да юк икәне беленгәч, кемдер авылдан машина белән чыгып киткәнне күргәннәр. Иртук әти белән энесе Йосыф абый беларус тракторы белән эздән килгәннәр, машинаны чыгарганнар. Мине алырга әби өенә килделәр. Әби мине коймак белән чәй эчерде, кесәләремә көнбагышлар тутырып озатып калды. Өйгә кайтып кергәндә, урындыкта бабай утырып тора иде. Әкрен генә кулымнан тотты да күлмәк бавы белән ишек тоткасына бәйләп куйды. Хәзер бер кая да бара алмыйсың - диде усал караш белән. Бик еладым, башка сорамыйча бер кая да бармаячагымны әйттем. Бу дәрес гомер буена булды. Авылдашлар мине күргәне берсе маржа әби ничек әйтә - дип , теге “батюшки “ сүзен бик озак вакытлар кабатлаттылар. Әбием биш вакыт намаз укып төпле киңәшләрен биреп озак гомер итте. Халык әйтеме - эшләгәнегез миңа булса , өйрәнгәненгез үзегезгә - дип бәйләргә, жон эрләргә өйрәтте. Сабырлык төбе - сары алтын - дип сабыр булырга өндәде. Үзебез әни булгач эшегез изгелектә булсын балалар - дип хәрвакыт кабатлый иде. Төпле киңәшләрен гомерем буе максат итеп куеп яшәдем һәм югалмадым. Кыз баламны да эшкә өйрәтеп намуслы яшәргә өндәдем. Оныгымны да барлык эшләрдә катнаштырырга тырышам. Эштән кеше үлми - дип әбиемнең сүзләре гомерләр буена кабатлап тора.

Теги других блогов: бабай әни җир җирлек әби