#әниләрмарафоны
Замана атлап түгел, шундый тизлек белән чабып бара. Заманадан калмаска бездә аның артыннан чабабыз. Чабабыз гына мы соң? Очабыз. Әйе,әйе бу бик дөрес . Кайбер вакытта балалар алдында оялып та куям, янәсе мин артта калган.
Ә бар иде бит гаджетсыз вакытлар..... Күңел, йөрәк жылысы белән язылган хатлар, бәйрәм саен көтеп алынган открыткалар,сөләшү урынында көткән мизгелләр, дәрестә китап битенә кыстырган кечкенә генә “сәләм “хатлары , проигрователь гә , гармунга “сигезле”, “өчле” биюләре биеп - болар бар да күңел түрендәге иң саф , онытылмаслык хисләр. Фотоаппарат, магнитафон, касеталар - болар безнең заман гаджетлары булган икән . Хәзер барысы да бер телефонга сыйган. Әйе сүз дә юк бик жайлы олысына да, мәктәп укучысынада. Өйдән чыкмый гына күп нәрсәләр эшлибез, әллә кайларга “барып” кайтабыз, әллә кемнәр белән аралашабыз.
Балалар бакчасындагы балага кирәкле әйбер дип уйламыйм. Бала еламасын дип әни кеше телефонын тоттыра. Каядыр кереп, үзенә кирәк әйберне таба да белә. Балада игьтибар югала, ул “үз дөньясына “ чума.Аның яшьтәшләре белән уйныйсы килми, кызыксыну юк. Һәр әнигә үзенең баласы якын, бакча баласы рәхәтләнеп уйнарга, уйный белергә тиеш дип уйлыйм.