#әниләрмарафоны Бүгенге теманы “Һөнәрле үлмәс , һөнәрсез көн күрмәс “ дип татар халык мәкален дәвам итәсем килә. Элек электән әби - бабайларыбыз төрле һөнәр ияләрен үзләштергәннәр. Эшләп гомер иткәннәр. Күбесенчә кул хезмәте булган. Эш коралларында осталар эшләгән. Минем әтием балта остасы да иде. Ул ясаган өстәлләр, урындыклар әле дә үзебездә, күршеләрдә хезмәт итә. Тегә, тегү машиналарын көйли иде. Әнием бер эштән дә иренмичә хатын - кыз хезмәтен башкарды. Аларның уңганлыгы, тырышлыгы аз гына миңа да тамган бугай. Минем берече һөнәрем төзелеш буенча иде. Бердә үкенмим. Өйгә , дусларыма, туганнарыма , төзелеш, ремонт эшләре вакытында бик теләп ярдәм итәм. Сүтеп, мич тә чыгарып караганым булды. Белгән эш булгач бер нәрсәсе юк икән. Тәрбияче һөнәрен күңел биреп, жаным тәнемнең хәрбер күзәнәге аша үткәрәм. Киләчәк буын тәрбиясе өчен бик борчылам. 21 гасыр тәрбиячесенә 70 төрле һөнәр дә аз дияр идем. Ул шулай да. Төрле республика бәйгеләрендә катнашырга да өлгерәм. Куп кенә хезмәти эшлэрем бар. Курчакларга киемнәр тегу, бәйләү, бәйрәмнәргә костюмнар әзерләү, бүлмәләрне бизәп рәсемнәр ясау - болар барысына тәрбияче өстенә төшә. Әкият геройларын рәхәтләнеп бәйлим, буш вакытымда чигәргә дә яратам. Туганнарым, якыннарым бәйрмнәрендә тамада да булып йөрдем . Бәйрәмнәр вакытында гаиләмне тәмле өчпочмаклар белән сыйларга да яратам. Ямьле язларда бакча тутырып чәчәкләр утыртам. Оныгым белән карап үстерәбез. Эштән кеше үлми - дип әйтә торган иде әби. Дөрестән дә шулай икән. Тырышлык жирдә ятмый.