#әниләрмарафоны
Нәфис зәвыгы, күңел нуры, житез кулларының осталыгы әнә ничек гөл итеп куйган дөньяны!
Челтәр- челтәр ак пәрдәләрсез, бизәкле - чәчәкле чаршауларсыз, чигүле сөлге, ашьяулыкларсыз болай ук ямьле булмас иде бу өй эче.Аның түрендә төп хужасы булып сандык тормаса, нәрсәдер житешмәгән кебек була.
Әбиләрнең үз сандыкларындагы буыннан- буынга тапшырыла торган кадерле байлыкны караганда, без тарихыбыз белән генә түгел, татар халкының милли сәнгате белән дә танышабыз.
Әниемнең әнисе Хәержамал әбинең үз куллары белән хөрмә жимешенең төшеннән ясаган тәсбих, тукыган сөлгесе, көндә биш вакыт укыган намазлыгын, күн читеген бүгенге көннәрдә дә бик кадерләп үз “сандыгым”да саклап торам. Читекне жае чыккан саен эштә бәйрәмнәр вакытында киеп биеп тә алам.
Кайнана әни ( 92 яшендә сау сәләмәт) әнисенең ефәк шәлен бүләк итте. Кадерләп саклыйм.
Оныгым тугач кызым миңа көмеш беләзек белән алкалар бүләк итте. Аларны мирас итеп оныгыма бүләк итәрмен. Ул - мирас дәвамчысы булыр дип ышанам.
21 нче гасыр заманында милли бизәкле киемнәр, сумкалар, аяк киемнәре, яулыклар, бизәнү әйберләре, күкрәкчә, хаситә бик модага кереп китте һәм сорау да артты. Милли сәнгатебезне дәвам итүчеләр ишәйгәннән - ишәя бара, шуңа күрә ул гореф - гадәтләребез яшәр һәм чәчәк атар.