#әниләрмарафоны
.....Мәктәптән кайтып, тиз генә киемнәрне алыштырып, мич алдындагы чуеннан ботка яки тәмләп пешкән ашны ашап ,әни өстәлдәге кәгазь битенә язып калдырган эшләрне эшләп күпернең арьягындагы китапханәгә йөгерәсең. Кибет күршесендәге кечкенә генә йортта, баскан саен идәннәре селкенеп шогыр, шогыр елап ала. Алгы якка узып рәт- рәт тезелеп китап киштәләре тора. Соңыннан яңа ике катлы мәдәният йорты төзелгәч китапханә зур, матур , якты бинага күчте.
Гомер буе китапханәче булып эшләгән Гөлсинә апа белән Фирдания апа сиңа нинди китап кирәген яхшы беләләр.Кечрәк чакларда күбрәк “Гөлчәчәк”, “Таң Батыр”, “Камыр Батыр” әкиятләрен укырга ярата идем. Үсмер чагында Гапдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романын укыганнан соң шәфкәть туташы буласыма хич кенә дә шигем юк иде.Әмма........
Али - төрек әдәбияты классигы Рәшит Нури Кюнтегин “Королек - птица певчая”, (“Жырчы - кош патшасы”) китабын укыгач , киносын да карарга туры килде, соңыннан касетасын да алдым һөнәр саулауга башка караш белән карадым . Педагог юлын сайладым.
Соңгы вакытларда Зифа Кадырованың “Сагынырсың мин булмам”, “Бәхеткә юл кайдан?”, “Язмыш сынавы”, “Синсез килгән язлар” бер сулыш белән укып чыктым. Интернет челтәреннән табын танын бер кат укыдым. “ Урланган яшьлек” әсәрен укыйсым бар.
Балалар бакчасында эшләгәч балалар әсәрләренә бик игьтибар итәм. Хәзер бик матур рәсемле, дискалар белән китаплар кайта. Үткән ел безнең бакча грант откан иде. Бик куп идел буе халыкларының әкиятләрен, тарихларын культурасын чагыштырган китаплар алдык. Балаларны таныштырып барабыз. Мин татар теле тәрбиячесе буларак күбесенчә якташыбыз А. Алиш әкиятләре “Сер тотмас үрдәк”, “ Бал корты һәм шөпшә”, “Кем көчле”, “Каз белән аккош”, “Куян кызы” һәм башкалар. Габдулла Тукайның “ Шүрәле”, Су анасы”, “Кәжә белән Сарык” әкиятләрен укып сәхнәләштерәбез дә. Дискаларыннан рәхәтләнеп укыган әкиятләрне карыйбызда. Балага кызык булган очракта өйләрендә әти - әнисеннән интернет челтәреннән табып та карыйлар.
Рус телле балалар белән татар телендә шигырьләр өйрәнеп “ШАЯН” ТНВ каналында “Тукай оныклары “ передачасында катнашып дипломнар алабыз. Республика күләм бәйгеләрдә дә катнашып призлы урыннар яулыйбыз.
Рус телле балалар белән рус халык әкиятләрен, кечкенәләргә В. Сутеев әсәрләре белән таныштырырга тырышам . Х. Андерсон әкиятләрен мин үземдә бик яратам, тәкьдим дә итәр идем. Йолдыз апаның “Каен алмасы”, “Аппак белән Шапшак”, “Колакчын кигән кояш” дигән шигырьләр китабы бик матур рәсемле, бизәкле. Халык әкиятләрен, язучыларыбызнын шигырьләрен тынлап үскән балаларыбыз, оныкларыбыз телне дә, динне дә отытмас.....