#әниләрмарафоны
Уен ул - гасырлар буена үскән, камилләшкән тәрбия чарасы. Кешелек жәмгыяте үсү белән, уеннар да катлаулылана һәм камилләшә бара.
Уеннар, элек- электән күңел ачу чарасы гына булып калмыйча, иң беренче чиратта тирә- юньне, дөньяны танып белүдә, тормышта иң кирәкле булган белем һәм күнекмәләрне үзләштерүдә дә зур роль уйнаганнар. Шуңа күрә уеннарда иң беренче чиратта бабаларыбызның эш- гамәлләре, һөнәри эшчәнлекләре чагылыш тапкан. Шул ук вакытта, бу уеннарга карап, халкыбызның күңел көзгесен күз алдына китерергә,уй- кичерешләрен белергә мөмкин. Шуңа күрә дә бүгенге көндә халыкның элеккеге уеннарын кире кайтару мөһим. Бу уеннарны педагогик процесста дөрес файдалану тарихыбызны, халкыбызның борынгы гореф- гадәтләрен яхшырак белергә, шулай ук бабаларыбызның милли үзаңы формалашырга ярдәм итә.
Балалар бакчасында уеннар иң зур урын алып тора.
“Йөзек салыш” уены санамыш ярдәмендә әйдәүче сайлыйбыз.
Мин барамын базарга
Алтын -көмеш сайларга.
Ал чук, зәңгәр чук,
Монда торма , тизрәк чык!!
Кулында яшерелгән йөзекне калган балалар кулыннан үткәрә, белгертми генә бер бала кулына салып калдыра. Кемдә йөзек, йөгереп чык!!! - дигән сүзләрдән соң “йөзекле”бала тиз генә чыгарга тиеш. Әгәр балалар белеп эләктереп калсалар, урынында утырып кала, әгәр өлгерсә йөзекне ул сала.Жәза да бирелергә мөмкин. Балалар теләге исәпкә алына.
”Очты-Очты” уены шулай ук санамыш ярдәмендә алып баручы билгеләнелә. Ул төрле сүзләр белән балаларны бутарга тырыша, кем бутала уеннан чыгарыла.
Очты - очты каргалар очты, ( балалар хәрәкәтләр ясыйлар)
Очты -очты алмалар очты...
Татар халкының “ Түбәтәй “ уенын рус телле балалар бик теләп уйный.
Түп түп түбәтәй,
Түбәтәем укалы.
Бу сүзләрдән соң уен башлана.
Түгәрәк буйлап кулдан кулга музыка ярдәмендә түбәтәй “китә”. Музыка туктагач кем кулында түбәтәй кала, шул түбәтәй эченнән жәза алып ( яки балалар үзләре уйлап таба) үтәргә тиеш була.
Без уйнап үскән уеннар кызыграк булган кебек. Аның иң киң таралганы “12 таяк” дип атала иде.
Жәйге озын көннәрдә, кич көтуләрне каршы алгач, сыер, сарыкларны барлагач, тиз генә бакчага яшелчәләргә су сибеп уен урынына йөгерәсең. Кем иртәрәк килеп 12 таякчык жыеп әзерләп куйган була. Уен башланган булса, син бәхетле. Чөнки санамыш ярдәмендә алып баручы билгеләнелгән була. Әгәр юк икән, мин генә булмасам ярар иде дип теләк телисең. Уенчылар жыелып беткән, таякчыклар әзер, алып баручы билгеле. Шул вакыт, таш өстенә куелган такта кисәгенең ( бер ягына 12 таякчык куелган ) таякчыксыз башына тибеп тә жибәрә, таякчыклар төрлесе төрле якка сибелә. Алып баручы 12 таякчыкны кычкырып санап жыйганчы уенчылар качып өлгерергә тиеш.
Алып баручы качкан уенчыларны эзли, ләкин таякчык куелган урынны да калдырмый. Күргән уенчының исемен таякчыклар яткан такта аркылы атлап исемен әйтә. Уенчы качкан урыныннан чыгарга тиеш була. Әгәр сизмәстән кемдер таякчык яткан тактаны тибеп китсә, тагын 12 таякчык жыясың, табылган уенчылар яңадан качалар. Бер кичтә син барысын да табып та бетерә алмаган чаклар була. Киемнәрне алыштырып киенә торган идек, өйгә кайтып чәй эчеп тә килә идек. Көтүдән кайтмаган хәйваннарын эзләүчеләр дә уенга кушыла иде.
Әле монысы бер төре генә. Урам башындагы кырда кукуруз үсә иде. Анын чәкәннәрен алып кайтып
“Курчак” уены уйный идек. Күлмәкләр тегеп, чәчләрен үреп мәж килә идек.
Матур язлар житкәч, каршы урамда яшәүче Рәхимә әбинең ( мәрхүмә әби) йорт каршында кар тизрәк эреп бетә иде, кояшка каршы иде ул матур гына , кечкенә генә йорт. Әтинең батинка чистарта торган керем савытын алып, сандалларны кулга тотып пычракка батып юлны арылы чыгабызда жирдән башын төрткән яшел чирәмгә дүрт шакмак сызып
“Дүрт күз” уены уйнарга керешәбез. Беребез сакта тора. Рәхимә әби кайтып килгәнен күрсә, тизрәк хәбәр итә. Кем кая сибелә. Чирәм дә үстрмисез - дип әби безне орыша.
Тау ягы төнгә кадәр, әниләр чакырганчы шау -гөр килеп тора иде......