#әниләрмарафоны Ходай ир- ат белән хатын- кызны балалар үстереп нәсел дәвам итәргә яраткан. Бала тәрбияләүдә әти - әнинең роле бик зур. Гаиләдә ир баланың һәм кыз баланың физиологик һәм психологик үзенчәлекләре аерым искә алынырга тиеш. Ир баланы тәрбияләүдә ата кешенең роле алыштыргысыз, ул аңа ирләрчә миһербанлыкны, физик чыныгуларны, кул эше осталыкларын үз тәжрибәсе аша төшендерә, сөендерә,өйрәтә ала. Кыз баланың әхлагына дөрес юнәлеш салуда исә ана кешенең рухи тәжрибәсе кирәк.Үз кызына ул хатын - кызларга хас горурлыкны, тыйнаклыкны, хезмәт сөючәнлекне үз тормышы, үз яшәү рәвеше белән аңлата, яхшы ана, яхшы хатын, өй- гаилә тоткасы булырга өйрәтә. Гаиләдә барсыда кыз балалар туган очракта нишләргә? Әти кешегә ир бала тәрбияләргә юк дигән сүз. Бу нәкь минем очрак. Әни кеше турында әйтеп тә торасы юк. Чисталык, пөхтәлек, аш-су пешерү, уңганлык болар барысыда әни тырышлыгы . Әти бер дә читтә булмады. Сыерчык оясы ясаганда такта тотып тордым, агач утыртканда баз казыдым, тегү машинасында тегәргә, вак- төяк ватылгач ясарга, урманда адашмас өчен компас белән йөрергә, утын кисеп ярырга да , матур итеп язарга да, рәсем ясарга да әти өйрәтте. Мин әти белән әни биргән тәрбиягә бик зур рәхмәтлемен. Алар битенә кызыллык китерми, гомер итәргә тырышам. Әти тәрбиясе гаиләдә бик кирәк. Әти - әниле гаиләдә, әтисез, әби белән үскән балалар бик нык аерылалар. Монысын эш тәжрибәсеннән чыгып әйтәм. Әтисе дә булып бала тәрбияләүгә кысылмаган әтиләр юк түгел. Әти - әнине, баланы да сайлап алмыйлар. Әти -әнигә намуслы, миһербанлы, рәхмәтле булып яшик әле!

Теги других блогов: бала тәрбиясы әни-ән гаилә