#әниләрмарафоны
.....Көзге яңгыр тәрәзәгә бәрә. Юрган астыннан чыгасы килми, ләкин мичтән чаж-чож май сикереп коймак пешкән исе борынны кытыклый. Моңа түзеп ничек йоклап ятарга кирәк? Сикереп торып аннан - моннан битне юып тизрәк табын янына ашыгасын. Пешә - пешә коймакны ашап тиз генә кызыл төстәге пәлтәне , ак шапканы киенеп әти эшләгән эш урынына йөгерәсең. Аның эше артык ерак түгел өч тыкырык арасы. Ул элемтә бүлегендә эшли. Килеп кергәч, әти барлык эшен ташлап мине посылкалар үлчи тоган үлчәүгә утыртып авырлыкны үлчи дә язып куя, ишек яңагына бастырып буемны үлчи, сызык сызып куя, янәсе мин бүген азга гына үскән. Аннан эш башлыйбыз. Мин авылдашлардан китәсе хатларга печәтләр сугып торам, әкрен генә әтине күзәтәм. Кемгә посылка тутыралар, кемгә озаталар, кемдер килгән посылкасын ачып күчтәнәчләр белән бүлешә. Биш яшьлек балага тагын нәрсә кирәк?
Яңгыр туктарга да уйламый. Әти тиз генә газеталар тутырып кайткан кәгазь капчыкны минем бит турысыннан тугәрәкләп кисеп, миңа кигезеп тә куя,ә астан минем адымнарыма комачауламасын дип бөкләп куя . Мин шулай капчык эчендә, яңгырга чыланмый өйгә кайтып житкәнеңне сизми дә каласын....Әйе , болар онытылмаслык балачак хәтирәләре.Минем идеаль көнемнең кечкенә генә бер мизгеле. Чөнки әти - әни исән сау чаклар. Тормыш кызык, матур, мәшәкәтьсез, тыныч чаклар...